Ежегодный Праздник книги Ахметзянова Ислама Галиахметовича

24 мая 2017

Бәйрәм алдыннан Казандагы Буа якташлык җәмгыяте әгъзалары Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Ислам Әхмәтҗанов районның үзәк китапханәсендә булдылар, картлар һәм инвалидлар йортында өлкән буынлы якташларны бәйрәм белән котладылар, Зур Фролово авылындагы Советлар Союзы Герое Петер Григоревич Шафранов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев озатып йөрде. Бу юлы да кунаклар буш кул белән кайтмаганнар иде.
Ул көнне үзәк китапханәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Сафиуллин укучылар янына килде. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган мәлдә ул хәзерге буынга сугыш ачысын татыган елларны искә төшерде.
Китапханәнең даими кунагы булган Ислам Әхмәтҗанов очрашуга бу юлы да буш кул белән кайтмаган — киләчәк буынга басма тарихны калдыру максатыннан 500дән күбрәк китап бүләк итте. Биредә хәзер ул бүләк иткән китаплар саны гомуми 9 меңнән артып китә.
-Интернет заманы булса да балалар китапны онытмаска тиеш. Кыштырдатып китап укуга ни җитә?, — диде ул чыгышында.
Ислам абыйларына рәхмәт әйтеп шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында кунаклар Зур Фролово авылындагы Советлар Союзы Героев Петер Гаврилович Шафранов исемендәге яңа төзелгән мәктәпнең бакчасына җиләк-җимеш агачлары утыртуда катнаштылар. Ике йөз данә үсентеләрне якташыбыз, “Татплодовощпром” җитәкчесе Зиатдинов Раил Шагартдинович хәйрия бүләге итеп җибәргән иде.
Шулай үк 2017 ел — “экология елы” икәнен күздә тотып якташлар район мәктәпләренә 100 сыерчык оясы бүләк иттеләр.