Подведение итогов конкурса — фестиваля имени Рената Хариса

25 мая 2017

Бер шигырьне – өч телдә
Шушы көннәрдә шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дип исемләнгән II республикакүләм Ренат Харис укулары үтте.
Анда Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан, Казанның 4 номерлы гимназиясеннән, күрше Чуашстаннан укучылар көч сынады. Укытучылар да тәҗрибә уртаклаштылар.
Шигырь укучыларны, рәсем ясаучылар-ның эшләрен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, аның тормыш иптәше Лилия ханым, филология фәннәре докторы, язучы, галим, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, прозаик, шагыйрә, тәнкыйтьче Рифә Рахман, язучы драматург Рәдиф Сәгъди, яшь шагыйрь Рифат Сәлах, җирле укытучылар, рәссамнар, шагыйрьләр бәяләде. Шигырь уку бәйгесендә катнашучылар Ренат Харис шигырьләрен берничә телдә сөйләргә тиеш иделәр.
– Быел шулай катлауландырырга уйладык, – ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хөснетдино-ва. Шигырь нинди телдә яңгыраса да, ул сөйләүче тарафыннан яшәлгән булырга тиеш. Өлкән сыйныф укучыларын тыңлаган Фоат Галимуллин моның төп таләпләрнең берсе булуын әйтте.
– Тагын сүз көче, сәхнәдә дөрес басып тору, куллар хәрәкәте – барысы бергә генә сәнгатьле укуны тәшкил итә, – дип ул укучыларга мастер-класс та күрсәтте: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек укыды. Укучылар арасыннан Аксу мәктәбеннән Рәсим Хәйруллинны мактады.
– Бу укытучы өчен дә югары бәя бит, – ди укытучысы Рәзинә Хәйруллина. Рәсим бу көнне беренче урын алды. Аңа һәм төрле секцияләрдә, төрле яшь төркемнәрендә призлы урыннар ал-ган укучыларга Татарстан Язучылар берлегенең Дипломнары, катнашучыларга Шаһәдәтнамәләре тапшырылды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп җитәкчелеге, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укуларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Берлекнең Рәхмәт хатына лаек булды. Кунакларның аерым рәхмәт сүзләре Ренат Харис исемендәге Сәнгатьне күрү музее экскурсоводы Дилүзә Хөснетдинова адресына булды.
Бу көнне һәр елдагыча Ренат Харис сәләтле укучыларга үзенең премияләрен тапшырды. Аларны шагыйрь кулыннан Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән 10 сыйныф укучысы, саксофончы Руслан Климовский, 5 номерлы гимназиянең 9 сыйныфыннан рәсем ясау остасы Найлә Хөсәенова, 1 номерлы мәктәпнең шигырь сөйләүдә танылган 3 сыйныф укучысы Самат Ханбиков алдылар. Ренат Хариска җавап йөзеннән төзүчесе музей җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова исеменнән мәктәп музее тарихын чагылдырган һәм Буа типографиясендә басылган яңа җыентык бүләк иттеләр.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Автор фотосы.

Музейда – яңа почмак
Туган якны өйрәнү музееның танылган якташларыбызга багышланган залы яңа экспонатлар белән тулыланды. Биредә Норлат авылында туып үскән совет партия һәм дәүләт эшлеклесе, ТАССРның Югары Советы Президиумы рәисе Шамил Мостаев истәлегенә почмак булдырылды.

Танылган якташыбыз
Музей хезмәткәрләре әлеге чараны ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырдылар.
– Балалары почмакка аның бик күп шәхси әйберләрен, шул исәптән партия билетларын бүләк иттеләр. Экспозиция бай, – ди музей директоры Люция Әхмәтҗанова. Шамил Мостаевның улы Камил, кызы Алсу, оныгы Шамил почмакны ачу тантанасына да катнаштылар.
– Без әтиебезне шулай олылауларына бик шатландык һәм теләп кайттык. Оештыручыларга зур рәхмәт, – диләр алар. Шулай ук туганнары, аны якыннан белү-челәр, мәктәпләр укытучылары, укучылары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, Камил Мостаев ал тасманы кискәннән, бүгенге тантана белән тәбрикләгәннән соң очрашу беренче катта дәвам итте. Башлап Шамил аганың аны якыннан белгән авылдашы, Югары Лашчы мәктәбе директоры Илсөяр Шәрәфетдинова кыскача аның тормыш, хезмәт юлы белән таныштырды, ә музейга бай эчтәлекле альбом бүләк итте. 1929 елның 17 маенда дөньяга килгән Шамил Әсгать улы озын һәм дәрәҗәле хезмәт биографиясен 1942 елда колхозчы буларак башлап җибәрә. Ветеринария фельдшеры белгечлеге алып берничә ел шул юнәлештә эшли. Аннан җитәкче постларын били. 1965-69 елларда Апас райкомының беренче секретаре, 1984 елга кадәр ТАССР финанс министры булып тора. 1986-90 елларда ТАССРның Югары Советы Президиумы рәисе вазифасын били. Тырыш хезмәте өчен ике Хезмәт Кызыл ордены, Халыклар дуслыгы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 2012 елның 1 декабрендә Казанда вафат була.

Гади кеше иде
Бу көнне танылган якташыбызны искә алучылар аның кайда гына эшләсә дә, гади, кешелекле, кайгыртучан булып калуын әйттеләр. Исламия апа Гыйматдинова бер сыныфташы белән 13 яшендә аның кулыннан комсомол билетын алган. Ә “имтиханга” кадәр өлкән авылдашлары пычракта бата-бата, арып-талып, ачыгып Буага ярты көн килгән балаларны, үзе әбәттән генә килүенә карамастан, квартирасына алып кайтып бәрәңге белән сыйлый. Туганы Ринат Хәсәнов исә эш кабинетында урынбасары белән сөйләшү шаһиты булган.
– Күреп торам, Шамил Әсгатовичның эче тулы ачу. Әмма ул тавыш күтәрмәде. “Алай түгел, болай эшләргә кирәк иде” дип кенә әйтте. Шуңа да аны барысы да хөрмәт итәләр иде. Кызыл, кара уылдыкка да кызыкмады. Катык белән бәрәңге булса, шул җиткән. Әнкәйнең юкасын бик ярата иде. “Заказ” биреп пешерттерде, – ди ул. Ул чакта Норлатта эшләгән укытучы Наилә Сабитова авылга берничә сәгатькә кунакка кайткан Шамил Мостаевның Бөек Җиңү көне уңаеннан сборга килүен искә төшерде.
– Чакыруыбыз да кәгазь кисәге белән генә иде. Ә ул килде, барлык авылдашлары белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен белеште,– дип аның турында презентация күрсәтте. Мондый җылы хатирәләр тагын да булды. Балалары да алар белән уртаклашты.
– Без тату, мәхәббәтле гаиләдә үстек. Әтиебез яхшы күңелле, гадел кеше иде. Кызыклы, бай гомер юлы үтте, бик күп кешеләр белән аралашты. Ул Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән дә дус иде. Әмма без беркайчан да җитәкче балалары булуыбызны сизмәдек, моннан файдаланмадык, – диләр. Очрашу укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Өлкәннәр дә кушылды. Норлаттан Фәния апа Фәткуллина, Түбән Наратбаштан гармунчы Нурдания Низамова җырларын бүләк иттеләр.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Автор фотосы.

фестиваль тәмам
Казах Гамлеты
“Идел-Буа-Урал – диалоглар яссылыгы” бөтенроссия фестиваленә килгән соңгы кунаклар Казахстаннан иде. С. Сейфуллин исемендәге Караганда өлкә казах драма театры артистлары В. Шекспирның “Гамлет в мышеловке” спектаклен күрсәттеләр.
Ул район мәдәният йортында узды. Тамашачы күбрәк сыйганга түгел, сәхнә зур булган өчен. Иң кызыгы – тамашачы артистлар белән бер яссылыкта – сәхнәнең ике ягына тезелеп утырды.
Спектакль тәмамлангач, Гамлет ролен башкарган, театрның сәнгать җитәкчесе дә булган Дунай Еспаевтан белештем: бу алар өчен дә эксперимент. Әлеге спектакльне тамашачының “борын төбендә” эшләп, күптән түгел генә куйганнар. Бик ошаган.
– Тамашачының күзенә карап, аның ничек кабул итүен күреп уйнавы рәхәт. Әмма монда инде артист бер генә секундка да “югалып калмаска” тиеш. Ул тиз күренәчәк,- ди Дунай. Әмма көчле театр мәктәбенә ия казахлар югары класс күрсәтте.
“Капкындагы Гамлет” спектаклен Шымкенттан танылган режиссер Куандык Касыймов Дунай өчен махсус куйган. Режиссер тарафыннан “Гамлет” урыны һәм вакыты булмаган параллель дөньяга урнаштырылган, шул ук вакытта Казахстан шартларына якынлаштырылган – баш герой намаз укый, Коръән китабын актара, Офелияне монастырь урынына мәчеткә җибәрә.
– Классика һәрвакыт заманча яңгырый. Шекспирның темалары: хыянәт, үч, кланнар арасында көрәш бүген дә актуаль. Тирәсендә дөрес булмаганны аңлаучы һәм үз гомере бәрабәренә гаделсезлеккә каршы торучы кеше һәрвакыт табыла, – ди Дунай Еспаев. Кыскасы, динамикалы траги-фарска әверелдерелгән поэтик трагедия әсәр белән таныш булмаган гадәти тамашачы өчен авыр кабул ителә. Белгәннәр дә бер сәгать буе киеренкелектә – уйланырга урын бар.

афәрин, оештыручылар, артистлар
Унике көн барган фестивальгә Буа театры артистлары “нокта” куйды. Сәхнә хуҗалары “Афәрин, артист” дип аталган премьера күрсәтте.
Якташыбыз Ренат Харис язган комедия әсәренең бер өлешен узган ел тамашачы күргән иде инде. Быел аны режиссер Азат Зарипов яңабаштан куйды. Пәрдә ачылыр алдыннан Ренат Харис үзе артистларга хәер-фатыйха бирде.
Аннары шыгрым тулы зал төп рольне башкаручы Ильфир Солтановны сәламләде. Аның герое, указлы мулла булуына карамастан, театр өчен җан атучы, һәвәскәр артист Морасинский. Ул әлегә бик ярлы, киемнәрен юып китерүче чибәр кыз Ләбибәгә дә (Гөлзада Кәмартдинова), әҗәткә акча биргән Шәяхмәткә дә (Вилнур Шәйхетдинов), Хәйрулла байга да (Булат Гәрәев) түләргә акчасы юк. Бергә спектакль уйнап йөргән өчен Фатыйма түтигә дә (Әминә Шәрәфетдинова), Шәнгәрәйскийга да (Ирек Гайнетдинов), ризыклары өчен Шәяхмәт бай ялчысы Хәдимгә дә (Тимур Шиһапов) бирә алмый. Тик аның хыялы зур – “Ләйлә белән Мәҗнүн” әсәрен сәхнәгә куярга җыена! Артист фикеренчә, бу спектакль зур аншлаг белән узачак, Казанда чын театр ачылачак һәм талантлы артистлар лаеклы хезмәт хакы ала башлаячаклар!
Зур уңыш хакына һәрберсе бушлай театр уйнарга ризалаша. Морасинский — Мәҗнүн, Ләбибә — Ләйлә ролендә, кызның әнисен Фатыйма түти, гаскәр башлыгын Шәнгәрәйский уйный. Калганнары – икенчел пландагы артистлар. Спектакльнең көлкеле ягы шунда: “артистлар” чын сәхнәнең нәрсә икәнен дә күз алдына китермиләр, беренче вакытта көтү сыман бер яктан бер якка чабалар, сөйләмнәре дә чарланмаган, мимика һәм хәрәкәтләре дөрес түгел. Бигрәк тә әтисе Шәяхмәт бай аркасында театрга килеп эләккән Зөһрә (Гөлназ Гыйззәтуллина) халыкны көлдерде. Тормышта да “утта да янмавыннан, суда да батмавыннан” үзе дә арыган кыз тиз генә образга керә алмый.
Тик Морасинскийның тырышлыгы юкка булмый – “Ләйлә белән Мәҗнүн” сәхнәгә куела. Байлар биргән акчага Казанда театр ачылачак! Автор моны Хәйрулла бай авызыннан әйттерә. Димәк, татар теат-ры яшәячәк!
Халык бу юлы да фестивальнең һәр көнендәге кебек артистларны аягүрә басып алкышлап озатты.
Идел буен, Буаны, Уралны берләштергән театр бәйрәме шулай тәмамланды. Моның өчен афәрин, оештыручылар һәм артистлар диясе килә.
Спектакльләрне
Әлфия Шәрәфетдинова һәм
Әлфинур Йосыпова карадылар.

Бәйрәм алдыннан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Казандагы Буа якташлык җәмгыяте әгъзасы Ислам Әхмәтҗанов районның үзәк китапханәсендә, картлар һәм инвалидлар йортында, Зур Фролово авылындагы Советлар Союзы Герое Петр Шафранов һәйкәле янында булдылар. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев озатып йөрде. Бу юлы да кунаклар буш кул белән кайтмаганнар иде.
Ул көнне үзәк китапханәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Сафиуллин укучылар янына килде. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган мәлдә ул хәзерге буынга сугыш ачысын татыган елларны искә төшерде.

Китапханәнең даими кунагы булган Ислам Әхмәтҗанов очрашуга бу юлы да буш кул белән кайтмаган — киләчәк буынга басма тарихны калдыру максатыннан 500дән күбрәк китап бүләк итте. Биредә хәзер ул бүләк иткән китаплар саны гомуми 3 меңнән артып китә.
-Интернет заманы булса да балалар китапны онытмаска тиеш. Кыштырдатып китап укуга ни җитә?, — диде ул чыгышында.
Ислам абыйларына рәхмәт әйтеп шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында кунаклар Зур Фролово авылындагы Советлар Союзы Героев Петр Шафранов һәйкәленә чәчәкләр салдылар, мәктәп территориясенә агачлар утырттылар.